«Сугыш буйлап кызлар бара»: шигърият сәгате (12+)

4 мартта 23 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан югары сыйныф укучылары өчен «Сугыш буйлап кызлар бара» дигән шигърият сәгате үткәрелде. Чара «Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» социаль-гуманитар проекты кысаларында узды.  

23ф. Час поэзии Идут по войне девчата………….
23ф. Час поэзии Идут по войне девчата…..
23ф. Час поэзии Идут по войне девчата……………..

Чара барышында балалар фронтта күпме хатын-кыз хезмәт итүе, аларның ничәсе Советлар Союзы Герое исеме алуы, сугышта нинди хатын-кызлар частьлары булуы турында белделәр; хатын-кызлар – Советлар Союзы геройлары турында электрон презентация карадылар; солдат хатын-кызлар турында шигырьләр укыдылар. Китапханәче сугыш турында шигырьләре белән танылган талантлы совет шагыйрәсе Юлия Друнинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. 
Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнде һәм китапларга күзәтү ясалды. 
Чарада Т. Якубинскаяның «У войны не женское лицо», В. Инберның «Заботливая женская рука», А. Ванеевның «Женщины с военными медалями», А. Сурковның «Девушки нашей страны», З. Александрованың «Боевые подруги», М. Ножкинның «Ах, женщины!», Л. Татьяничеваның «Солдаты» шигырьләре яңгырады.
Чара Б.Окуджава сүзләренә язылган «Ах, война, что ж ты сделала, подлая» җыры белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: